Шәһәрем иң матуры
Тәтеш – кечкенә шәһәр, әмма аның матур, искиткеч урыннары күп.
(Тәтеш, 23 май, "Тәтеш таңнары", Алиса Никитина, Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы).
Безнең шәһәр Идел елгасы янында урнашкан. Минемчә, миңа нәкъ менә шушы шәһәрдә яшәү бәхете елмайды. Биредә кичен бигрәк тә матур. Әгәр тауга чыгып, күккә карасаң, гаҗәеп кояш батканын күрергә мөмкин. Кояш сары-кызгылт төстә, күк – шәфталу төсендә, әмма кояш ерагайган саен, ул башка төс – зәңгәр төс ала, болытлар – зәңгәр һәм шәмәхә төсләргә ия.
Шундый матур!
Тәтеш янында урманнар бар, анда кешеләр чәчәкләр, җиләк-җимеш, гөмбә җыярга йөриләр, шулай ук кошлар сайравын тыңларга да була.
Биредә елгага төшәр өчен юл да бар. Аны кешеләр күбрәк җәй көне су коенырга, кызынырга барганда куллана.
Безнең шәһәр башка шәһәрләргә охшамаган, чөнки Тәтеш – бик матур, һәм мин бик бәхетле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев