Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шундый һөнәр бар – кешеләргә кирәк булу

Любовь Мельникова районыбызның социаль яклау системасында 26 елдан бирле хезмәт куя.

(Тәтеш, 7 июнь, "Тәтеш таңнары"). Ул әлеге эшчәнлек өлкәсенә социаль хезмәткәр булып 1994 елда килә.

Аның киң күңеллелеге, эшенә карата җаваплы мөнәсәбәте җитәкчелек тарафыннан игътибарсыз калмый, һәм Любовь Александровна 7 елдан соң халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы”үзәгенең өйгә барып
ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире итеп билгеләнә. 2008 елның гыйнварыннан директор урынбасары була.

Районның социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова аның һөнәри сыйфатларын югары бәяләп, шулай ук актив тормыш карашлы булуын да билгеләп үтте. Любовь Александровна беренчел профсоюз оешмасы рәисе, “Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)” хәрәкәтендә катнашучы, учас­ток сайлау комиссиясе рәисе урынбасары булып тора. Бүлек пенсионеры Надежда Рычакова Любовь Мельникова белән бергә эшләгән еллары турындагы хатирәләрне җылы итеп искә алды. “Любовь Александровнаны мин районда социаль хезмәт оешкан көннән бирле беләм. Ул Гөлия Насыйбуллина, Сания Сәмерханова белән беренчеләрдән булып социаль хезмәткәр буларак эшли башлады. Люба бик җаваплы һәм намуслы хезмәткәр. Элек бернинди инструкцияләр юк иде, тәрбиядә торучы өлкәннәр ни әйтә, социаль хезмәткәрләр барысын да эшләде, хезмәтләр бушлай булды: тәрәзәләр, идәннәр, түшәмнәр юдылар, мичләр дә акладылар, яшелчә бакчасын казыдылар, орлык­лар утырттылар, утадылар, барысына да ярарга ­тырыштылар.

Люба һәр җирдә өлгерде, әле тагын ике кыз да тәрбияләде, икесе дә бик яхшы билгеләренә
укыдылар”, – дип сөйли Надежда Николаевна. “Любовь Николаевна үз эшен бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Аны гаҗәеп мәрхәмәтлелек, кешенең халәтен аңлый белү һәм хөрмәт итү кебек сыйфатлар аерып тора. Ул аларның проблемалары белән яши диярлек, – диләр аның хезмәттәшләре. – Авыр тормыш хәлендә калган якташларының
проблемаларына һәм чирләп китүләренә борчыла, файдалы киңәше белән аларның күңелләрен юата”. 

Любовь Мельникованың намуслы хезмәте күп сандагы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән. Эшчәнлектәге бүләк­ләре арасында РФ Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы, РФ дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү Гомумроссия профсоюз хезмәткәрләренең Рәхмәт хаты аерым урын алып тора. Тәтешле узган елны “Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” Бөтенроссия бәй­гесенең республика этабы ­Дипломы белән бүләкләнде.

ТРның социаль яклау отличнигы, хезмәт ветераны Любовь Мельникова шулай да тәтеш­леләрнең мәхәббәте һәм хөр­мәте аның өчен төп бүләк булып тора, дип саный.
“Һөнәрем җиңелләрдән түгел һәм тулысынча җаваплылык таләп итә. Мин игелекле гамәл
башкаруыма, кешеләргә файда китерүемә ышанам”, – ди үз эшенең остасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев