Синоптиклар республикада боз яву һәм көчле җил көтелү хакында кисәтте
Җәмгыять

Синоптиклар республикада боз яву һәм көчле җил көтелү хакында кисәтте

Көндез һәм кич яшенле яңгыр яварга һәм җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

(Тәтеш, 10 июль, «Тәтеш таңнары»). Иртәгә, 11 июльдә, Татарстан территориясендә һава шартлары бозылу көтелә, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көндез һәм кич яшенле яңгыр яварга һәм җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Урыны белән боз явуы фаразлана.

Элегрәк КФУ профессоры сишәмбе, 11 июльдә, Татарстанда эссе көннәрне салкынча һава торышы алыштырачагы хакында хәбәр иткән иде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-tatarstanda-boz-yavu-ham-kocle-il-kotelu-xakynda-kisatte-5873479


погода в тетюшах

Нет комментариев