Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәхнәдә – яшь конферансьелар, биючеләр һәм җырчылар

“Йолдызлык” фес­тиваленең район этабы матур гала-концерт белән тәмамланды.

(Тәтеш, 17  март, “Тәтеш таңнары”). Тантаналы ­вакыйга алдыннан гадәттәгечә сайлап алу турлары узды, анда районның ­балалар ­бакчалары сабыйлары, мәк­тәп укучылары, урта ­махсус уку йортлары студент­лары катнашты. Гадел жюри “Вокал – соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хорео­графия”, ­“Конферанс” но­ми­нацияләрендә иң яхшыларны ачыклады. Март азагында Чүпрәле авылында узачак фестивальнең зона этабында Тәтеш ­райо­нын тәкъдим итү өчен 150дән күбрәк ­катнашучы үз сәлә­тен күрсәтте. Фес­ти­валь­нең ­район ­этабы нәти­җәләре ­буенча ­53 яшь артист (һәркайсы үз номинациясендә)  җиңүче булды.

– Һәр бала үзенчә талантлы. Бүген финалга чыга алмаган катнашучыларның киләчәктә җиңүчеләр булу ихтималы бар. Без­нең район данын ­зо­на этабында, ә аннары кон­курсның республика ­эта­бында яклаячак ­балалар­га ях­шы нәтиҗәләргә ире­шүләрен телим. Бала­ларның уңышларында – ата-аналарның һәм пе­дагогларның зур хезмәте тора, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Бәйгедә катнашкан иң яшь катнашучы – Татар Бидәңгесеннән дүрт яшьлек Айзат Идрисов тамашачыларны аеруча тәэсирләндерде: сәхнәгә чыкканда аны алкышлап каршыладылар.

– Ул аралашучан, сәхнәдә үзен иркен хис итә. Олы кызыбыз Сәминә фестивальгә әзерләнгәндә, Айзат та катнашырга булды. Мине өч көн буе үгетләде. Педагог Гүзәл Әмировна Сәйфетдинова белән бергә аңа катнашып карау мөмкинлеген бирергә булдык. Гран-при безнеке булыр дип уйламаган да идек. Хисләр тулып ташый! – дип уртаклашты кечкенә конферансьеның әнисе Гөлназ Идрисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев