Интернет челтәрендәге безнең төркемнәрнең берсендә шәһәрле Светлана Афанасьева Тәтеш районындагы хатын-кызларга Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы безнең солдатларга җибәрү максатыннан носкилар бәйләргә дигән тәкъдим белән чыккан иде.
(Тәтеш, 19 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Җылы әйберләрне “Авангард” газетасы редакциясендә җыярга булдык. Тәтеш районында яшәүчеләр кыска вакыт эчендә редакциягә йөз пар җылы носки, бияләй һәм баш киеме китерделәр.
Ир-егетләргә җылы әйберләр җыюда Олы Тарханда яшәүче Светлана Зафарова, Удельное Нечасоводан Марина Чугунова, Нармонкадан Галина Проняшина, шәһәрле Лидия Брязякова, Татьяна Баскакова, Надия Ваһапова, Екатерина Семенова, Наталья Данилова һәм эшкуар Вилаят Гусейнов, Тәтештә яшәүче өч хатын-кыз, алар үзләрен күрсәтергә теләмәделәр, катнаштылар.
Җылы әйберләр хәзерге вакытта Казанда булган, өлешчә мобилизация буенча чакырылган, ир-егетләргә тапшырылды.
Нет комментариев