Солдатларны сөендергәннәр
Җәмгыять

Солдатларны сөендергәннәр

Бакырчы авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан “Бакырчы чәе”н савытларга тутыру чарасы уздырылган.

–     Әлеге игелекле гамәлдә авыл хатын-кызлары, мәктәп укучылары катнашты. Чәй савытларын җырлый-җыр­лый, күңел җылыбызны кушып, матур теләкләр теләп яса­дык. Укучылар солдатларга җылы эчтәлектәге хатлар яздылар. Җырларда җыр­ланган туган як үләннәре сугышчыларыбызга көч-куәт, ә инде өчпочмаклы хатлар шатлык хисләре өстәсен иде. Элек бит әби-бабаларыбыз шифалы үләннәрдән ясалган чәйләрне тәмле булсын өчен генә түгел, файдасы тисен дип тә кулланганнар. Әлеге хуш ис бөркеп торган чәйләр туган якларын өзе­леп сагынган солдатларга чиксез бер шатлык өстәр дигән өметтә калабыз. Без җи­бәргән күчтәнәчләр ир-егетләребезгә рух кү­тә­рен­­келеге бирер, үзләрен т­у­ган җир­ләрендә көтеп то­руларын аң­ларга этәргеч ясар дип ыша­набыз. Аларның исән-имин туган җиребез­гә, гаиләләренә кай­туларын көтеп калабыз, – дип сөйләде әлеге чарада катнашкан Лилия Мәҗитова. 

Екатерина Гафурова фотосы


Нет комментариев