Студентлар пилот проектын сыный
Россиядә студент билетларын һәм зачет китабын электрон төргә күчерү буенча эксперимент үткәрелә.

– 2024 елның 25 апреленнән 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк экспериментта катнашу ирекле. Ул көллият һәм югары уку йортлары студентларына, ординаторларга һәм аспирантларга кагыла, – дип аңлата Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Эксперимент укучының шәхси кабинетында дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында студент билетлары, зачет китаплары һәм укуны раслаучы башка документлар турында мәгълүмат урнаштыруны күз уңында тота. Эксперимент кысаларында бердәм дәүләт хезмәтләре порталының мобиль кушымтасында студент билеты турында мәгълүматлар булган QR-код булдырылачак, аны студентлар элеккеге студент билеты урынына ирекле нигездә күрсәтә алачак.
Электрон рәвештәге студент билетын уку йорты территориясенә керү, тимер юл һәм башка җәмәгать транспортына ташламалы билетлар рәсмиләштерү, мәдәният оешмаларына барырга билетлар рәсмиләштерү өчен кулланырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев