Тапкырлык күрсәттеләр
Тәтештә, авыл хуҗалыгы техникумы базасында, ТР квалификацияле эшчеләр һәм һөнәри белем оешмаларының хезмәткә әзерлек программасы буенча укучылар арасында математикадан Республика олимпиадасы узды.
Республиканың 20 һөнәри белем оешмасыннан җыелган студентлар өч сәгать дәвамында тапкырлык һәм зирәклеккә биремнәр үтәделәр, бу аларга белемнәренең әзерлек һәм сыйфат дәрәҗәсен күрсәтү мөмкинлеген бирде.
Чара кысаларында педагоглар түгәрәк өстәл янында очраштылар, алар студентларны эшче һөнәрләргә укыткан вакытта фәннәрне өйрәтү проблемалары хакында фикер алыштылар, эш тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Яшьләрне ТР һөнәри белем оешмасының математика укытучылары Республика берләшмәсе рәисе Әлфия Шакирова җитәкчелегендәге белемле жюри бәяләде. Җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев