Тәтешлеләр Идел аръягы зонасында «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафонын ачтылар.
Марафонның максаты — ил, республика, район казанышлары турында сөйләү.

Тәтеш районындагы чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов чыгыш ясады.
— Тәтеш районында яшәүчеләр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасында актив катнашалар, чөнки терлекчелек һәм үсемлекчелек тармакларыннан тыш, авыллар инфраструктурасын үстерүгә дә ярдәм итәргә кирәк, һәм бу программа шуңа юнәлтелгән дә. Тәтешлеләр үз мисалларында милли проектларны ни дәрәҗәдә нәтиҗәле кулланырга мөмкин булуын күрсәтәләр. Киләчәктә кайбер программаларны үстерү күздә тотыла. Идел елгасының кушылдыкларын савыктыру программасы үсә. Гаиләләргә ярдәм итү өчен күбрәк чаралар кирәк икәнен аңлап, Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елны «Гаилә елы» дип игълан итте. Милли проектлар — чакрым-чакрым юллар салу гына түгел, кеше тормышының сыйфатын яхшырту, сәламәтлекне саклау, мәгариф, кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыру да. Илдә дә, республикада да милли проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла, — диде Илдар Гыйльметдинов.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка халыкны су белән, шулай ук аны торак белән тәэмин итү буенча зур федераль программа кирәклеге турында РФ Дәүләт Думасына тәкъдимнәр кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
— Хәзерге тормышыбызны 90нчы еллар белән чагыштырсак, бүген без күпкә яхшырак яшибез. Күпләребез, ул вакытта кешеләрнең еллар буе хезмәт хакы алмауларын, азык-төлек җитмәвен, күпчелек торак пунктларда юллар булмавын хәтерлиләр. Бүген болар барысы да үткәндә калды, — диде Рәмис Хатыйп улы.
Ул Тәтеш районының социаль-икътисади үсеше, авыл хуҗалыгындагы, спорт, мәгариф һәм башка тармаклардагы кзанышлар турында сөйләде. Тәтеш районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтә торган волонтерлык ярдәменә басым ясады. Район башлыгы шулай ук, яшьләр һөнәри белем алганнан соң кече торак пунктларга эшкә кайтсыннар өчен, максатчан укыту программасын камилләштерергә кирәк, дип билгеләп үтте.
— Районыбызның һәр кешесе Россия, Татарстан һәм Тәтеш белән горурланганда, безнең барысы да килеп чыгачак, — дип йомгаклады Рәмис Хатыйп улы.
Очрашу барышында Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов, Илдар Гыйльметдиновка мөрәҗәгать итеп, төрле тармак белгечләрен авылга җәлеп итәргә ярдәм итә торган программаларның кирәклеген билгеләп үтте.
Тәтештә очрашу ТРның легендар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Илгиз Мөхетдиновтан концерт программасы бе­лән тәмамланды.
Нет комментариев