Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген кичке сәгать алтыдан төн уртасына кадәр Татарстан территориясендә көчле җил исәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә.
Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Моннан тыш, синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә, 8 ноябрьдә, Татарстанның кайбер юлларында бозлавык булырга мөмкин.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/07/196563/
Нет комментариев