Татарстанда 2022 елга цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү 70 процент булыр, дип ниятләнә
Федераль проектта 2024 ел билгеләнгән булса да, республикабызда кайбер күрсәткечләргә алдарак ирешү өмете бар.
(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасында 2022 елга дәүләт хезмәтләренең 70 процентын цифрлы төрдә булдыруга ирешү өмете бар.
Әлегә бу сан – 42,5 процент чамасы. Татарстан Республикасының дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.
Ул Татарстаныбызда “Цифрлы икътисад” илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Безнең республикада “Цифрлы икътисад” илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырыла.
“Цифрлы дәүләт идарәсе” федераль проектының төп максаты – 2024 елда иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 100 процент дәрәҗәсендә кешегә шәхси катнашыннан башка күрсәтелерлек шартлар тудыру, гражданнар, бизнесның дәүләт белән элемтәсе 70 процент дәрәҗәдә цифрлы булуы. “Бу шактый әһәмиятле бурыч, җитәкчеләрнең катнашы, йогынтысы мөмкин кадәр азайтылырга тиеш”, – диде Айрат Хәйруллин.
Шулай да, Татарстанда билгеләнгән вакытларга караганда, кайбер күрсәткечләргә иртәрәк ирешергә дә мөмкин. Әйтеп үтелгәнчә, бу 2022 ел булыр дип фаразлана. Министр моның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч икәнлеген искәртеп үтте.
“Цифрлы икътисад” проектының әһәмиятле юнәлешләренең берсе – цифрлы дәүләт идарәсен үстерү. Ул республикада дәүләт, муниципаль хезмәтләр өчен бердәм платформа булдыруны, дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыруны күз уңында тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев