Татарстанда 25 градуска кадәр суытачак
Җәмгыять

Татарстанда 25 градуска кадәр суытачак

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 21 ноябрьдә Россиянең Европа өлешенә метеорологик кыш киләчәк.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстанда урыны белән 25 градуска кадәр суытачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«21 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан буенча урыны белән −20..−25 градус салкын булачак», - диелгән хәбәрдә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 21 ноябрьдә Россиянең Европа өлешенә метеорологик кыш киләчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/20/197271/


Нет комментариев