Татарстанда “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы старт алды
Җәмгыять

Татарстанда “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы старт алды

Барлык юл-транспорт хәрәкәтләренең өчтән бере 16 яшькә кадәрге балалар катнашында җәйге айларда була.

(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш танңары").  Балаларның юл-транспорт имгәнүен кисәтү максатында 2021 елның 17 маеннан 3 июненә кадәр Татарстанда “Игътибар – балалар!”  профилактик чарасы уза.

Барлык юл-транспорт хәрәкәтләренең өчтән бере 16 яшькә кадәрге балалар катнашында җәйге айларда була.

“Игътибар – балалар!” чарасы кысаларында ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан шоферларны тикшерү, балаларның һәм шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын профилактикалау, яктылык кайтаргыч әйберләрне киң таныту буенча чаралар, юлларда балаларның үз-үзләрен имин тоту мәсьәләләре буенча дәүләт автоинс­пекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышларын үткәрү оештырылачак. ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрә­кәтендә катнашучыларның барысын да чиктән тыш игътибарлы һәм сак булырга өнди. 

Ата-аналар балаларының иминлегенә бик җитди карарга тиешләр. Аларның аеруча да куркыныч булган урыннарда, шул исәптән, юл буйларында, күзәтүсез калмавын кайгыртырга кирәк.    
 


Нет комментариев