Татарстанда кышкы чорда юлларны тиешенчә хезмәтләндерү өчен махсус техника һәм бозлавыкка каршы материаллар тупланды. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханифов хәбәр итте.
«Яңа юллар барлыкка килде, шул исәптән түләүле участоклар да. Аларны да кышкы шартларга әзерлибез. М12 юлы өчен – 30 техника берәмлеге, Алексеевское – Әлмәт юлы өчен – 51 махсус машина, Казанның Вознесенское трактында – тугыз берәмлек әзерләнде. Барлык эшләр план буенча алып барылачак», – диде министр.
Региональ юлларда хәрәкәт өзлексезлеген тәэмин итү өчен кышкы чорда 1,2 меңнән артык махсус техника җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итте «Главтатдортранс» җитәкчесе Эдуард Данилов.
Аның сүзләренчә, быел 375 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы әзерләнгән, шул исәптән 92 мең тонна техник тоз һәм 283 мең тонна ком. Бу материалларны саклау өчен 54 база эшли.
«1 ноябрьдән барлык подрядчы оешмалар тәүлек әйләнәсе дежурда. Көчле бураннар һәм кар яву очрагында „Буран“ планы гамәлгә кертеләчәк. Мондый хәлләрдә өстәмә авыр техника, бигрәк тә катлаулы автотранспорт участогында, затяжной күтәрелешләрдә эшләтеп җибәреләчәк», – дип ассызыклады ул.
Данилов әйтүенчә, регион юлларында 164 кар көртләнү куркынычы булган участок аерым контрольгә алынган.
«Юл хезмәтләре кышка әзер, тик менә кыш үзе генә әле килми», – дип шаяртты ул.
Федераль трассалар өчен дә бозлавыкка каршы материаллар тулы күләмдә әзерләнгән – 165 мең тонна. Бүгенге көнгә шуның 2,6 мең тоннасы (якынча 2%) кулланылган. Кышкы хезмәтләндерү өчен 382 махсус юл техникасы җәлеп ителәчәк, дип белдерде «Волга-Вятскуправтодор» җитәкчесе Илдар Миңгазов.
«Подрядчы оешмалар карамагында 26 каршы-бозлавык материалы базасы бар. Араларында чиста тоз белән эшләүче оешмалар да бар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, чиста тоз белән эшкәртү юлларда тайгаклыкка каршы нәтиҗәлерәк, шул ук вакытта экология өчен дә уңайлырак һәм арзанрак», – дип аңлатты ул.
Миңгазов сүзләренчә, федераль юлларда 17 озын спуск һәм күтәрелеш урыннары бар. «Кирәк булганда, авыр һава шартларында бу участокларда даими дежурлык оештырылачак», – диде ул.
Федераль юллар торышын контрольдә тоту өчен «Волга-Вятскуправтодор»да тәүлек әйләнәсе эшли торган диспетчерлык хезмәте булдырылган.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренчә, башкалада карны утильләштерү өчен сигез стационар кар эретү пункты әзерләнгән.
«Барлык пунктлар әзер. Тэц урамында 12 мең кв. метр мәйданлы кар саклау урыны эшләячәк. Карны вакытлыча туплау өчен урыннар исемлеге дә билгеләнде», – диде ул.
Куляжев әйтүенчә, Татарстан башкаласындагы махсус техниканың 90 проценты кышкы режимда эшләр өчен әзерләнгән.
Нет комментариев