Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда өлкән кешеләре бушлай белем алу курсларында катнашалар

Алар Россиядә «Демография» илкүләм проекты буенча катнашалар.

Россиядә «Демография» илкүләм проекты буенча өстәмә һөнәри белем алу өчен 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнардан гаризалар кабул ителә башлады. Бушлай үткәрелә торган курсларга 15 ноябрьгә кадәр язылырга мөмкин. Курсларны НТП Белем бирү компетенцияләре үзәге оештыра.

«Безнең бурыч – 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә заманча хезмәт базарында үз урынын табарга, яңа һөнәрләр үзләштерергә яки уңышлы эшмәкәр булырга ярдәм итү», – дип сөйләде НТИ Белем бирү компетенцияләре үзәгенә нигез салучы Регина Цыганкова. 

Илкүләм проект кысаларында «Цифрлы маркетинг», «Маркетплейс менеджеры», «Онлайн-курслар оештыру», «Эшмәкәрлек», «SМM-белгеч» кебек юнәлешләр буенча курслар тәкъдим ителә. Һәр курс 35-45 көн дәвам итә. Бушлай белем алу өчен «Россиядә эш» сайтында теркәлергә һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизация узарга кирәк.

Реклама

Курсларда катнашу өчен гаризаны НТИ Белем бирү компетенцияләре үзәге сайтында бирергә һәм шунда ук тулырак мәгълүмат табарга була: nti-center.ru.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-50-yastan-olkanrak-grazdannarny-buslai-belem-alu-kurslaryna-cakyralar-5878012

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нацпроекты Татарстана