Тәтеш пенсионерлары – иң көчлеләр унлыгында
Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Өченче буын” XV Республика спартакиадасының финалы узды.
– Җиңүләрдән һәм җиңелүләрдән алган хисләр белән тулы ярыш нәтиҗәләре буенча, барлык авырлыкларны, һәм, беренче чиратта үзебезне җиңеп, 30 муниципаль берәмлек арасында гомумкоманда зачетында без 15нче урынны алдык, – дип билгеләп үтә ТР буенча пенсионерлар берлегенең җирле бүлек рәисе Нина Новикова.
Иң көчлеләр унлыгында – Татьяна Казанская (дартста 3нче урын), Татьяна Нойкина (тенниста 4нче урын), Виктор Гордеев (тенниста 6нчы урын), Елена Сивелькина (җиңел атлетикада 7нче урын), Николай Иванов (дартста 10нчы урын).
Анатолий Адайкин, Михаил Тайманов, Галина Аввакумова, Владимир Тайманов һәм Зоя Старшинина команда казанышларына үз өлешләрен керттеләр.
Команданы ярышларга Александр Долгов әзерләде.
– Спартакиада тәмамланды, әмма аның төп нәтиҗәсе – ул бары тик медальләр генә түгел. Мондый чаралар пенсионерлар тормышында зур вакыйга булып тора, ул яңа җиңүләргә зур этәргеч һәм өметләр бирә! – дип уртаклашты Нина Валентиновна.
фото предоставлено Ниной Новиковой
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев