Сишәмбе көнне православие чиркәве Крестовоздвижениене билгеләп үтте.
Әлеге уңайдан Тәтеш, Крестовоздвижение чиркәвендә, престол бәйрәме булды. Дини литургияне Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл алып барды.
Бу көнне халык күп булды, алар арасында өлкәннәр дә, балалары белән яшь аналар да, тәтешлеләр дә, авыл кешеләре дә бар иде.
– Раббыбыз бүген барыбызга да үзенең шушы бөек ризалыгы аркылы фатиха бирә. Ул хачтан үзенең кулларын ике якка җәеп җибәргәч, бөтен дөньяны кочагына ала. Аллаһ – барлыкка китерүче, ул бу тормышта безгә барысын да биргән. Хачка олылап табынырга, үзеңне хаклык һәм дин белән яктыртып җибәрергә кирәк, һәм Аллаһ кабаттан-кабат бездә мәрхәмәтлелек уятыр, һәм бүгенге көндә без барыннан да бигрәк нәрсә сорыйбыз – тынычлык, иминлек, сәламәтлек бирәчәк, – дип мөрәҗәгать итте чиркәүгә килүчеләргә тантаналы бәйрәм ахырында Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл.
– Әниемнең якты дөньядан китүенә бүген алты ел. Аны искә алыр һәм Аллаһтан һәркемгә сәламәтлек, тынычлык, җитешлек сорар өчен чиркәүгә килдем. Бирегә бәйрәмнәрдә йөрибез, күңелебез белән Аллаһка ышанабыз. Гыйбадәт кылу йоласы бик ошады, чиркәү хорында җырлаучылар яхшы җырладылар, – дип уртаклашты Лидия.
Нет комментариев