Тәтештә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды
Аңа 2,1 тоннадан тартык терлек ите, 0,2 тонна дуңгыз ите, 0,12 тонна сарык ите, 90 тоннадан артык ашлык, 10 төргәктән артык печән төяп килделәр.
(Тәтеш, 12 апрель, “Тәтеш таңнары”). Шимбә көнне Тәтештә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре вәкилләре катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды.
Аңа 2,1 тоннадан тартык терлек ите, 0,2 тонна дуңгыз ите, 0,12 тонна сарык ите, 90 тоннадан артык ашлык, 10 төргәктән артык печән төяп килделәр.
Шәһәр халкы йомырка, сөт һәм сөт продуктларын, балык, сыер, сарык итләрен, җиләк-җимеш культуралары үсентеләрен бик теләп сатып алды. Алып киленгән продукциягә бәяләр базар бәясеннән түбәнрәк иде, шуңа да ашлыкны килограммын 6 – 9 сумнан сатып алырга мөмкин булды. “Новая Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе, Келәш һәм Нармонка авыл җирлекләре әлеге авыл хуҗалыгы ярминкәсен оештыруда актив катнашканнары өчен район башлыгы Рәхмәте һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев