Тәтештә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир уза
Бүген Тәтештә, «Барс» спорт комплексында, 2013 - 2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча төбәкара турнир ачылды. Ярышлар Россия Геройлары А. И. Кузинга, А. А. Соколовскийга, М. Н. Марцевка һәм Чечен Республикасы Герое С. Н. Овчинниковка багышлана.
Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов мөрәҗәгать итте. Турнирда 158 спортчы катнаша. Биредә Идел буе федераль округының бөтен өлеше диярлек – Татарстан, Оренбург, Марий Эл Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Чабаксар, Калуга һәм Курган өлкәләре, шулай ук Волгоград. Җиңүгә дәгъва итүчеләр арасында тәтешлеләр дә бар.
Ярышлар бер көн дәвам итәчәк, нәтиҗәләр һәм җиңүчеләрнең исемнәре бүген кич билгеле булачак. Иң көчлеләр җиңсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев