Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә акция узды

Ел саен бөтен дөньяда ноябрьнең өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Тәтештә, шушы дата алдыннан, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр берләшмәләре вәкилләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында акция узды.

Горький һәм Свердлов урамнары киселешендә, юлларның ике ягында да кулларына тематик транспарантлар һәм табличкалар тоткан балалар һәм яшүсмерләр тезелеп бастылар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең кирәклеген йөртүчеләр һәм җәяүлеләр кирәклеген хәтерләтәләр.

Укучылар - ЮИД отрядлары вәкилләре, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча белешмәлекләр тараттылар.

фото:Алена Пантюхина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев