Маршрут шәһәрнең ике әһәмиятле урынын: «Күзәтү манарасы»н һәм Тәтешнең беренче таш бинасы — Троица соборын тоташтырды.
Тәтештә Вшиха тавында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында «Мәхәббәт һәм ышаныч юлы» тарихи җәяүле экскурсиясе узды.
Маршрут шәһәрнең ике әһәмиятле урынын: «Күзәтү манарасы»н һәм Тәтешнең беренче таш бинасы — Троица соборын тоташтырды.
Биеклектән экскурсиядә катнашучылар Иделнең мәһабәт ачылышын күрделәр һәм шәһәрнең икътисадый һәм стратегик үсешендә куәтле елганың нинди роль уйнавын белделәр.
Танып-белү сәфәре Троица соборы диварлары янында тәмамланды.
Мондый маршрутлар район халкына һәм кунакларына кече ватаныбызның бай үткәненә яңача карарга һәм киләчәк буыннар өчен ата-бабаларыбызның истәлеген сакларга ярдәм итә!
Нет комментариев