-----
Тәтеш мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Россия йөрәге астында халыклар бердәм" дигән тантаналы концерт булды.
Фойеда кунаклар Тәтеш районында яшәүче халыкларның иҗади күргәзмәсе һәм көнкүреш әйберләре белән таныша алдылар.
Чарада катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Евгений Курков мөрәҗәгать итте, бердәмлектә генә - безнең көчебез, дип басым ясады. Программаның иҗади номерлары Ватанга мәхәббәт белән сугарылган, ә төрле телләрдә яңгыраган, халыкларның хезмәтен һәм дуслыгын данлаучы җырлар залда утыручыларның барысына да якын һәм аңлаешлы булды.
Чара кысаларында хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешкән тәтешлеләрне бүләкләделәр.
Нет комментариев