Тәтештә татарча диктант яздылар
Бүген Тәтештәге 1нче урта мәктәптә Дөньякүләм “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узды.
Анда мәктәп укучылары һәм укытучылар, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина, Бөтендөнья татар конгрессының Тәтеш районы җирле оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, мәгариф бүлеге методисты Резидә Бирюкова, районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова һәм редакция хезмәткәрләре катнаштылар һәм үз белемнәрен сынап карады.
Акция быел унберенче тапкыр үткәрелде һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев