Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Техникага – зур җаваплылык белән

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техникаларны кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлауга әзерләү буенча смотр-бәйге булды.

(Тәтеш, 22 ноябрь, Тәтеш таңнары, Мария ХРАМОВА).Авыл хуҗалыгы техникаларын барлык төр кыр эшләреннән соң үз вакытында һәм сыйфатлы итеп саклауга кую, район хуҗалыкларында булган техникаларның сакланышы өчен инженерлар службасы хезмәткәрләренең һәм механизаторларның җаваплылыгын арттыру, туфракны эшкәртә торган тагылмалы техникаларны киләсе сезонга әзерләү, кышкы вакытта ремонт остаханәләрендә механизаторларның эшләве өчен кирәкле шартлар тудыру бәйгенең максаты булып тора.

Хуҗалыкларда башкарылган эшләрнең сыйфатын Татар институты агробизнес кадрлары әзерләүнең хезмәтне саклау үзәге уку-методик җитәкчесе Фәрит Әхмәтов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек предприятиесе министрлыгының АПК инженер-техник тәэминаты бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Илдус Сәйфуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов составындагы комиссия бәяләде.

Комиссия райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрен йөреп чыкты һәм техникаларны кышкы саклауга куюга, машина-трактор паркы территорияләре торышына, шулай ук АПК оешмаларының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау әзерлеген бәяләде.

“Дөрес саклау озак вакытлар хезмәт куюны һәм техниканы иң аз чыгымнар белән куллану нәтиҗәлелеген тәэмин итә”, – дип билгеләп үтте Ринат Хәкимов.

“Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ һәм “Авангард” ҖЧҖ берничә ел дәвамында – техникаларны әзерләү буенча бәйгеләрдә алдынгылар. Һәм бу юлы да алар иң күп сандагы баллар җыеп, югарылыкта булдылар. Әлеге хуҗалыклардагы механизаторлар һәм инженер-техник хезмәткәрләр үз эшләренең сыйфатлы булуын чираттагы тапкыр расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев