ТКХ хезмәтләренә түләүдә социаль ярдәм чаралары
Җәмгыять

ТКХ хезмәтләренә түләүдә социаль ярдәм чаралары

Кайбер категория гражданнар өчен федераль, төбәк һәм җирлек дәрәҗәләрендә ТКХ хезмәтләренә түләү буенча ташламалар билгеләнде.

(Тәтеш, 14 май, “Тәтеш таңнары”, Николай Плотников). 

Соңгы өч елдан да артык булмаган вакытта әҗәтләре җыел­ган һәм суд актлары белән расланган булса, ТКХ хезмәтләре буенча түләү чыгымнарына компенсация бирелми. Әгәр бурычлар уңай сәбәпләр нәтиҗәсендә җыелган булса, компенсацияне кире кагарга тиеш түгелләр.   
– Инвалидларга һәм инвалид балалары булган гаиләләргә ТКХ хез­мәтләренә түләүгә чыгымнар компенсациясе 50 процент күләмендә бирелә, – дип ачыклык кертә Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Шулай да  коммуналь хезмәтләрне түләүгә чыгымнар компенсациясе расланган нормативлар буенча башкарыла, аларны куллану исәпләү  приборлары күрсәткечләре буенча билгеләнә. Шулай ук I һәм II төркем инвалидлары күп фатирлы йорттагы уртак милекне капиталь ремонтлаганга чыгымнар компенсациясе алу хокукына ия, ләкин билгеләнгән күләмнән артык түгел. 

Бөек Ватан сугышында һәм хәрби хәрәкәтләр­дә катнашучы ветераннарга РФ субъекты законы белән билгелән­гән тәртиптә 50 процент күләмендә ТКХ хезмәтләрен түләүгә чыгымнар компенсациясе бирелә. Укыган вакытта тулай торакта яшәүче ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, алар исә­беннән булган затлар, шулай ук укыган вакытта әти-әнисенең икесен дә яки бердәнбер әти-әнисен югалткан затлар тулай торакта торак бинадан файдаланган өчен түләүдән азат ителәләр. РФ субъектларында социаль ярдәмнең өстәмә чаралары билгеләнергә мөмкин.  
 


Нет комментариев