Тотрыклылык һәм тәртип хезмәтендә
Бүген Россия Федерациясе Илкүләм гвардия гаскәрләре федераль хезмәте оешуга 10 ел тула.
Әлеге дата җитәрәк без Тәтеш районындагы ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе полиция подполковнигы Ринат Биктаһиров белән әңгәмә кордык.
– Ринат Гомәрович, бу юбилей датасы сезнең өчен нәрсәне аңлата?
– Бу барлык хезмәткәрләр өчен дә үтелгән озын юл. Хәзерге вакытта Россия илкүләм гвардиясе гаскәрләре Ватанны саклаучыларның күп гасырлык данлы традицияләрен дәвам итә. Бу традицияләр эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре, ОМОН һәм СОБР бүлекләре, ведомстводан тыш сак һәм лицензия-рөхсәт бирү хезмәтләре тәҗрибәсен берләштергән заманча буыннарның батырлыгы белән тагын да тулылана.
– Бүгенге көндә Росгвардия системасында ведомстводан тыш сак нинди роль уйный?
– Ведомстводан тыш сак – иң күп санлы һәм ихтыяҗ зур булган хезмәтләрнең берсе. Аның хезмәткәрләре шартнамәләр нигезендә физик һәм юридик затларның мөлкәтен саклау буенча мөһим бурычларны үтиләр. Дәүләт әһәмиятендәге объектларның һәм кешеләр күп җыелган урыннарның террорга каршы сакланышын күзәтәләр. Алар арасында хакимият органнары биналары, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Ягъни без гражданнарның һәм оешмаларның мөлкәтен саклауны тәэмин итәбез, объектларның террорга каршы торышын контрольдә тотабыз, тревога сигналларына тиз арада җавап бирәбез. Безнең хезмәткәрләр һәркөнне иминлек сагында тора.
– Безнең районда бу бүлек нинди бурычларны үти?
– Хәзерге вакытта Тәтеш шәһәре буенча тоткарлау төркеме йөри. Маршрутларны дөрес төзү хисабына күчмә нарядлар чакыру сигналы буенча объектларга санаулы минутлар эчендә барып җитәләр. Калган вакытта алар урамнарны патрульлек итәләр һәм тәүлек әйләнәсе гражданнарның иминлеген тәэмин итәләр.
Тәтеш районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең үзәкләштерелгән сак пунктында техник җайланмалар ярдәмендә 300дән артык төрле милек объектлары, фатирлар, гражданнарның яшәү һәм милек саклау урыннары, шулай ук транспортлары саклана. Кулланыла торган үзәкләштерелгән күзәтү пультлары мәгълүмат җыю һәм эшкәртүнең автоматлаштырылган компьютер системаларына ия. Саклана торган объектларда Росгвардиянең фәнни-тикшеренү үзәгендә тест үткән югары ышанычлы сак җайланмалары урнаштырыла.
– Бүгенге көндә сак хезмәтенең нәтиҗәлелеге нинди?
– Нәтиҗәлелек тәҗрибә белән раслана: ун елдан артык вакыт эчендә сакланучы объектларда бернинди дә угрылык очракларына юл куелмады. Бу хезмәткәрләрнең бердәм хезмәте һәм заманча техник җайланмалар – сигнализация, тревога төймәләре, автоматлаштырылган күзәтү системалары куллану нәтиҗәсе.
– Ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре нинди сынаулар белән кисешә?
– Төп сынаулар – ул тиз арада карар кабул итү кирәклеге, югары җаваплылык һәм бурычларның күп төрлелеге. Безнең хезмәткәрләр җинаятьләрне кисәтеп кенә калмыйча, гадәттән тыш хәлләрдә дә ярдәм итәләр. Бу башкаларның иминлеге өчен көн саен үзләрен куркыныч астына куючы кешеләр. Аларның һөнәри осталыгы, дисциплинасы һәм үз эшенә тугрылыгы – җәмгыятьтәге тотрыклылыкның һәм тәртипнең нигезе.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
фотоны Ринат Биктагиров тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев