Традициягә матур башлангыч салдылар
Яшь өйләнешүчеләр Дарья һәм Сергей Семеновлар узып баручы елның райондагы тантаналы туйлар парадын төгәлләде.
Алар өчен бәхетле булган көндә яшьләр гаиләнең беренче документын – өйләнешү турындагы таныклыкны алдылар, туганнары һәм дуслары аларны бәйрәмчә рух күтәренкелеге, бүләкләр белән сөендерделәр.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән ирле-хатынлы Семеновларга район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова матур теләкләр язылган котлау сүзләрен ирештерде. Аларга тәбрикләмә белән истәлек сувениры тапшырды.
Яшь парлар сөйләвенчә, Сергей – тәтешле, Дарья – Ульяновск өлкәсеннән. Алар яшь кыз районыбызга кунакка кайткач очрашканнар, дүрт ел дуслашып йөрү вакытында хисләре ныгыган һәм яшьләр тормышта мөһим адым ясарга – гаилә корырга булганнар.
– Без инде Тәтештә гаилә корабыз, гаиләбездә тулылану булуын, нәселебез дәвам итүен телибез, – дип елмаеп уртаклаштылар алар.
Нәкъ тә әлеге пар ЗАГС бүлегендә яңа традициягә башлангыч салды да инде – алар “Якташ солдатларга хат яз” акциясенең беренче катнашучылары булдылар.
Сергей белән Дарья рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатны укыгач, “Игелек тартмасы”н махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен тапшырдылар.
– Алда торган бәйрәмнәр якынлашканда без анда конфетлар, печенье, шоколад, консервалар куйдык. Безнең туганнарыбыз, дусларыбыз Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклыйлар, без алар өчен борчылабыз, ярдәм итәбез, аларның җиңү белән тизрәк өйгә кайтуларын телибез, – дип уртаклашты яшь өйләнешүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев