Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтеш баскетболчыларында - көмеш

"Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-егетләр командалары арасында баскетбол буенча Тәтеш районы Ачык беренчелеге булды.

Студентлар көненә багыш­ланган ярышка алты команда килгән иде. Өченче урынны Югары Ослан спортчылары яулады. Ә финал матчында Буа районының тәҗрибәле җыелмасы һәм Тәтештәге 1нче урта мәктәп командасы очрашты.
Беренчелек җиңүе кунак­ларга насыйп булды. Тәтеш­леләрнең тренеры Сергей Знатнов болай диде: "Алдыбызда торган бурыч - стандарт мәйданчыкта уен тәҗрибәсе алу, чөнки егетләрнең күнегүләре мәктәпнең гадәти спортзалында уза.
Җыелманың төп өлешен инде бишенче сыйныфтан ук алып барам, ә тиздән алар "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасында чыгыш ясаячаклар.
Әлбәттә, ярышларның зур күнекмәсе кирәк! Чөнки тәҗрибәдән башка уңыш була алмый, шуңа күрә, фильмда әйткәнчә, ешрак очрашу зарур".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев