Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов кичә беренчеләрдән булып тавыш бирүдә катнашты

25 июньнән алып 1июльгә кадәр илебезнең һәр гражданины Россия Федерациясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнаша ала.

(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов кичә беренчеләрдән булып тавыш бирүдә катнашты.

Район башлыгы Тәтештә "Мәдәният" илкүләм проекты кысаларында күптән түгел генә капиталь ремонтланган район мәдәният йортында урнашкан 2593нче сайлау участогында тавыш бирде.
Рәмис Сафиуллов тавыш бирү өчен билгеләнгән участокта Роспотребнадзор таләпләренең ничек итеп үтәлүен карады, коронавирус пандемиясе белән бәйле барлык саклану чараларының мөһимлегенә игътибар итте.

"Мондый гомумдәүләт чараларында катнашу һәрбер гражданин өчен әһәмиятле. Илнең киләчәге өчен без барыбыз да җаваплылык йөртәбез", - диде Рәмис Хатыйп улы тавыш биргәннән соң район гәҗите журналистларына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев