Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районы өчен әһәмиятле объект

Тәтеш үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә капиталь ремонт буенча эшләр тәмамланып килә.

Төзекләндерелгән бина матур кү­ренә, һәм хастаханә шәһәрчегенең яңартылган күренеше соклану уята - түбәсе тимер сайдингтан эшләнгән, алгы якларын төрле төстәге керамик гранит бизи. Тирә-юньдәге территориягә тротуар плитә түшәлгән, ә корылманы юлдан чикләп торган чүкеп ясалган рәшәткәләр аңа берникадәр гүзәллек төсмере өсти.
Эчке якка үтәбез һәм булган үзгәреш­ләрне күреп гаҗәп­ләнәбез, элекке бинаны танымыйбыз, чөнки август ахырында яңадан планлаштыру вакытында биредә тузан өермәләнеп тора иде.
Хәзер коридорлардагы стеналар ачык яшел һәм алсу төскә буялган, бу тирә-як "киңлекне" күрүне арттыра, идәннәргә кафельләр җәелгән, өстән тыныч, тигез яктылык сирпелә.
"642 квадрат метрда асылмалы түшәмнәр җыюны тәмамлыйбыз, - ди Владимир Макаров, тәэсирләндергеч саннарны әйтеп. - Заманча сыйфатлы субүлгеч материал өстәвенә әле көчле яктылык кайтаргычка да ия. Диодлы лампочкалар яхшы яктыртуга йогынты ясый һәм утны да аз яга".
Бригадир Борис Сасаев плитә түшәү белән 20 елга якын шөгыльләнә. "Полик­линикада, стоматология ягында эшләдек. Бала тудыру йортында төсләр балкышы бик күркәм, әниләргә дә, нәниләргә дә биредә уңайлы булыр, дип өметләнәм", - дип уртак­лаша үз эшенең остасы.
Киң тәрәзәләр ир­кенлек хисе тудыра. Аларны ур­наш­тырганнан соң, төзүче­ләр "яңакларын" ясау белән шөгыльләнәчәк. Андрей Мысин болай дип билгеләп үтә: "Бүлмәләрдә якты гына түгел, күпкә җылырак та булачак".
Егерме елга якын гомерен сылап-тигезләүче һө­нәренә багышлаган Нина Иванова үз хезмәтендә эш коралын осталарча "уйната". "Сылау, тигезләү, буяу - болар минеке, - дип елмаеп хәбәр итә ул. - Сайлаган һөнәргә булган тәҗрибә һәм яратуны туганнарга да өйрәтәм, биредә безнең гаилә подряды эшли. Барысы да килешенгән: эшләгән бинаңа килгәч һәм үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күргәч, күңел җылыңның бер өлешен кертә алуыңа сөенеп куясың".
"Вектор" ҖЧҖ подряд оешмасы җитәкчесе Рамил Га­фуров мөһим басымны ясый: "Авырулар, медицина хезмәткәрләренең гомерләре һәм сәламәтлекләре иминлеге максатларында җилләткеч, янгынга каршы системалар урнаштырылды, кондиционер ярдәмендә һаваның уңайлы температурасын көйләргә була, тышкы ишекләр махсум конструкция ярдәмендә янгын һәм билгеле бер вакыт дәвамында бинага төтен таралуга юл куймая­чак. Дәваланганнан соң өйгә озатылучы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле кешеләр өчен төп керү һәм чыгу юлы пандуслар белән җи­һазландырылды".
Төзүчеләрнең әлеге объектның алар өчен аерым әһәмияткә ия, биредә районыбызның бәләкәчләре якты дөнь­яга туачак дигән уртак фикерләрен ишетү күңелле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев