Реклама
Җәмгыять
Тәтеш районы Зур Әтрәч авыл җирлегендә яшәүчеләр узган елгы нәтиҗәләрне тикшерергә җыелдылар
Алар белән очрашуга ТР юстиция министры Лариса Глухова һәм район башлыгы Рәмис Сафиуллов килде.
Җирлек башлыгы Илнур Юнысов әйтүенчә, 2016 елда авыл кешеләре тарафыннан шәхси ярдәмче хуҗалык үстерү өчен алты кредит рәсмиләштерелгән, алар субсидия бирүдән актив файдалана. Мисалга, ике кеше сигез сыерга терлекчелек бинасы төзелешенә акча алган. "Яз көне теләге булган һәркемгә бушлай нигездә суган, кишер һәм чөгендер орлыклары бүлеп бирелде. Быел да әлеге тәҗрибәне кабатларга ниятлибез", - дип билгеләп үтте Илнур Шәйхулла улы.
Республика программасы тормышка ашу барышында 2016 елда Кече Әтрәчтә авыл мәдәният йорты һәм күп балалы Сафиуллиннар гаиләсе өчен ике катлы йорт төзелгән.
Никифоровкада урамнарны яктырту проблемасы хәл ителгән - егерме лампочка куелган, Зур Әтрәч авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы ремонтланган. Үзара салым ярдәмендә кайбер проблемаларны чишү насыйп булган. Җирлектә яшәүчеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе агымдагы ел бурычларының берсе булып тора.
"Нур" агрофирмасы" ҖЧҖ, анда эшкә яраклы халыкның төп өлеше хезмәт куя, генераль директоры Радик Нургалиев җыелучыларны авыл хуҗалыгы предприятиесенең терлекчелектә һәм үсемлекчелектәге казанышлары белән таныштырды.
Полиция участковые Илнур Тимеркәев җирлектәге оператив хәлләр турында сөйләде.
"Татарстанда республикада программалары актив эшли, шуңа күрә дә без тормышның яхшы якка үзгәрүенең шаһитлары булып торабыз. Кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтелә, кешеләр авыл хуҗалыгы алып бару өчен субсидияләр ала. Ә үзара салым тәҗрибәсен бездән башка төбәкләр дә үзләштерә", - диде Лариса Юрьевна.
Рәмис Хатыйп улы территорияләрнең социаль-икътисади үсешенә һәм безнең районда республика программаларының тормышка ашу темпларына басым ясады. "Президентның хуплавы ярдәмендә, без күп нәрсәләр эшли алабыз", - дип ассызыклады ул.
Әңгәмә барышында Никифоровкода яшәүчеләр үз авылларына юл төзү кирәклеген билгеләп үттеләр. Шулай ук авылның исемен Никифороводан Никифоровкага алыштыруның сәбәпләре турындагы сорауны күтәреп чыктылар.
"Нур" агрофирмасы" ҖЧҖның тырыш эшчәннәренә һәм Зур Әтрәч авыл җирлегендә яшәүчеләргә намуслы хезмәтләре, җәмәгать тормышындагы активлыклары өчен грамоталар һәм бүләкләр тапшырдылар.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев