Реклама
Җәмгыять
Тәтеш районында “Подписка бүләк ит” акциясе дәвам итә
Райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев районның сукырлар һәм инвалидлар җәмгыяте әгъзаларына II ярты еллыкка "Авангард" яздырып, аларга зур шатлык ясады. ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова ЗАГС органы ветераны Людмила Хрисановага "Авангард" яздырды.
"Нур" агрофирмасы" ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев та авылдашларын хуплады, ул хуҗалыкта эшләүче 36 кешегә булачак хезмәт хакы хисабына "Тәтеш таңнары" яздырды, Зур һәм Кече Әтрәч клубларына, мәктәпкә, агрофирма бухгалтериясенә подписка бүләк итте. Аның ярдәмендә Зур Әтрәч почта бүлеге подписка планын үтәде һәм хәтта арттырып үтәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев