"Каенкай" балалар бакчасында сәламәтлек бәйрәме узды.
Балалар көне буе күңел ачтылар һәм шаярдылар. Оештыручылар алар өчен: "Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне җый", "Убырлы Карчык дошман тылында", "Күңелле Петрушкалар", "Кояшкай" уеннарын әзерләгәннәр иде.
Балалар команда бердәмлеге, спорт ялкыны һәм җиңүгә ихтыярны күрсәттеләр. Һәркем иң өлгере, җитезе, түземлесе булырга тырышты. Ярышта катнашучыларның барысы да рух күтәренкелеге һәм бихисап уңай кичерешләр алды.
Нет комментариев