Тәтеш шәһәренең район мәдәният йорты каршында Масленица бәйрәм чарасы узачак
Җәмгыять

Тәтеш шәһәренең район мәдәният йорты каршында Масленица бәйрәм чарасы узачак

13 март көнне 10.00 сәгатьтә башлана.

(Тәтеш, 12 март, «Тәтеш таңнары»). 13 март көнне 10.00 сәгатьтә, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тәтеш шәһәренең район мәдәният йорты каршында (Ирек мәйданы, 43 нче йорт) Масленица бәйрәм чарасы узачак. Бәйрәм программасында:

Театральләштерелгән тамаша «Күңел ач, уйна халык – Масленица капка төбендә!»;

Үзешчән сәнгать артистлары катнашында концерт программасы;

Күңелле уеннар һәм спорт ярышлары;

Коймак һәм пироглар белән сыйлау;

Масленица  карачкысын яндыру.

Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!

Категория 0+


Нет комментариев