Тәтеш  укучылары командасы җи­ңүчеләр арасында
Җәмгыять

Тәтеш укучылары командасы җи­ңүчеләр арасында

Команданың җитәкчесе – биология укытучысы Хөснетдинова Гөлфия Мәҗит кызы.

(Тәтеш, 18 июнь, "Тәтеш таңнары").  Тәтеш татар урта мәк­тәбенең 9нчы сыйныф укучылары командасы – “Экология проекты” Бөтенроссия фәнни-мәгариф иҗтимагый-агар­ту проектын тормышка ашыру кысаларында проект-укыту командаларын сайлап алу рес­публика бәйгесендә җи­ңүчеләр арасында. 

Аның составында мәктәп­нең талантлы укучылары: Гөлназ Гыймадиева, Марк Чалышев, Сабина Сәлахова, Кристина Кузнецова, Нина Кузнецова бар. Команданың җитәкчесе – биология укытучысы Хөснетдинова Гөлфия Мәҗит кызы. 


Нет комментариев