Тәтешле алты меңгә футбол тубы алган
Җәмгыять

Тәтешле алты меңгә футбол тубы алган

Гыйнварның 15нән 22сенә кадәр Тәтеш районы эчке эшләр бүлегендә фаҗигаләр турында 47 хәбәр теркәлә, шуның 4се - җинаять­ләр хакында.

Полиция бүлегенең кизү частенә 17 гыйнварда Удмуртиядә яшәүче 35 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә һәм машинасының көпчәкләрен урлауларын әйтә. Узган елның 4 декабреннән машина юл-транспорт фаҗигасеннән соң Олы Шәмәк авылы урамында калдырылуы ачыклана. Һәм бу җинаятьчеләрне эзләүне катлауландыра. Ул күзәтүчесез торуга карамастан, оператив-­эзләү чаралары үткәрелү барышында угрының кем булуын белү насыйп була. Җинаять эше кузгатыла.
Шушы ук көнне алдашуның яңа факты теркәлә: 54 яшьлек шәһәрле, "Автопланшет.шоп.ру" интернет-кибет хезмәтеннән файдаланып, планшет һәм башка төр әйберләргә заказ бирә. Товар өчен 6200 сум түли. Ләкин, почтадан посылканы алгач, анда футбол туплары икәнлеген белә. Полиция хезмәткәрләре сайтның "ялган" булуын ачыклыйлар. Алдакчылар аны бары тик ялганлау юлы белән табыш алу өчен генә булдырганнар.

Нет комментариев