Тәтешлеләр өчен – яңа гыйбадәтханә
Тәтештә шәһәрнең Көньяк микрорайонында гыйбадәтханәне изгеләндерү булды.
(Тәтеш, 2 октябрь, "Тәтеш таңнары"). 27 сентябрьдә уздырылган тантаналы гыйбадәт кылуда чиркәү православие динендәге кешеләр белән тулды, анда Тәтеш шәһәренең Троицк чиркәве өлкән дин әһеле Валентин Кострин гыйбадәтханәнең дин әһеле дип Максим Смирновны тәкъдим итте. Районның башкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев православие динендәге тәтешлеләрне яңа чиркәүгә ия булулары белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек, иминлек теләде. Чиркәү Николай Сергеев ярдәмендә, шулай ук чиркәүгә йөрүчеләрнең садака акчасына төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев