Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр хәвеф-хәтәр дә, штрафлар да куркытмый

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Тәтеш районы юлларында ­агымда­гы елның 5 ае эчен­дә юл хәрәкәте кагый­дәләрен бозуның 933 фактын ачыклаган.

(Тәтеш, 24 июнь, "Тәтеш таңнары"). Юл хәрәкәтендә катнашучыларның 
җавапсызлыгы  аркасында юлларда хәл киеренке булып кала.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Тәтеш районы юлларында ­агымда­гы елның 5 ае эчен­дә юл хәрәкәте кагый­дәләрен бозуның 933 фактын ачыклаган. 

Исерек хәлдә транспорт йөрткән өчен ел ярымнан алып ике елга кадәр шоферлык таныклыгыннан  мәхрүм итү төрендә, шулай ук 15 тәүлеккә кадәр (йөртүгә хокуклары булмаганнар өчен) җәза каралган булуына карамас­тан, кайбер шоферлар элеккечә үк исерек хәлдә машина йөртүнең куркынычлылык нәтиҗәсен аңламыйлар. 
Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының Тәтеш районындагы  ­ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов хәбәр иткәнчә, исерек килеш транспорт йөрткән өчен 25 шофер административ җаваплылыкка тартылган, шуның 5се – Россия Федерациясе ҖКның 264.1нче маддәсе буенча (исерек хәлдә кабат транспорт йөртү). Йөртүгә  таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган 19 тәтешле ­тоткарланган. 
29 шофер җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән, 71 җәяүле үзләре үк юл хәрәкәте кагыйдәсен ­бозган. 
Шоферларны федераль база аркылы тикшергән вакытта 35 гражданның билгеләнгән вакытта административ штрафларын түләмәве ачыкланган. Россия Федерация­се Административ хокук бозу кодексының 20.25нче маддәсе ни­ге­зендә: законда бил­геләнгән вакытка административ штрафларны түләмәү мөстәкыйль рәвештә хокук бозу буларак квалификацияләнә һәм түләмәүчеләрне админис­тратив җавап­лылыкка җәлеп итүне күз уңында тота. 
Иминлек каешларын куллану хәрәкәт иткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен мәҗбүри таләпләрнең берсе, моңа районның 293 кешесе әһәмият бирмәгән. 
Район территориясендә 51 юл-транспорт һә­лакәте килеп чыккан, шуның иң күп сандагысы  гыйнварда тер­-
кәлгән – 17. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев