Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешлеләр тантанада катнашты

Тәтеш районы делегациясе 5 июньдә район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән бергә “Изге Болгар җыены”нда катнашты.

(Тәтеш, 9 июнь, "Тәтеш таннары").
Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган чара Болгар музей-тыю­лыгында 1989 елдан бирле үткәрелә. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов, Россия­нең төрле төбәкләреннән ха­җилар, дин әһелләре, район башлык­лары, министр­лыклар һәм ведомстволар җи­тәкчеләре, респуб­лика халкы катнашты. Кунак­ларга зур программа: язу тарихына багышланган намаз дәресләре һәм интерактив мәйданчык; мастер-класслар; билбау көрәше буенча турнир ярышлары; осталар ярминкәсе тәкъдим ителде. Теләге булганнар намазга кушылдылар, рухи музыка концертын тыңладылар, музейларда булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев