Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешленең игелекле эшләре онытылмый

Талантлы җитәкче - КПССның Тәтеш райкомының I секретаре Михаил Офицеров белән ун елдан артык бергә эшләргә туры килде.

Безгә килгәнче аның инде Югары Осланда баш агроном һәм КПССның Мамадыш райкомының II секретаре, Кукмара районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы һәм КПССның Әгерҗе район комитетының II секретаре булып эшләгән тәҗрибәсе бар иде. Шунлыктан безнең район да, шулар нәтиҗәсендә, игенчелек, терлекчелек һәм сәнәгать буенча алдынгы урыннарны биләде.
"Тәтеш таңнары" укучыларын шул еллардагы саннар һәм казанышлар белән ялыктырмыйм, алар күп булды, Михаил Андреевичның эш стилен һәм кешелеклелек сыйфатларын гына, тәтешлеләр аны шулай хәтерлиләр, билгеләп үтәсем килә. Ул үз командасына һәм җитәкчеләргә ышанды, әмма йөкләнгәннәрнең үтәлешен тикшерергә дә онытмады. Үз вазифаларыңны үрнәк, югары сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп башкаруны таләп итте.
Кул астындагыларга ихтирамлы, кайгыртучан һәм игътибарлы булуы аның тагын бер яхшы сыйфаты. Шундый матур хатирәләр әле дә күңелне җылытып торалар. Бик күпләр өчен ул зирәк киңәшче һәм остаз булды.
Хәзер, буш вакыты күп булгач, Михаил Андреевич, тәҗрибәле агроном буларак, бакчасында мог­җизалар тудыра: поми­дордан алып кавын, карбызга кадәр үстерә. Бу шөгыле аңа көч-куәт өсти. Элек тә ул безгә: "Сәгатьләр буе телевизор каршында утыр­магыз, ялкауланып диванда ятмагыз, һәрвакыт хәрәкәттә булы­гыз. Хәрә­кәт - ул көч, хәрәкәт - ул яшәү", - дия иде. Шәһәр буйлап җәяү йөрергә, чал Идел матурлыгына карап хозурланыр­га ярата. Һәм, әлбәттә, район хакына кулга-кул тотынып эшләгән хезмәттәшләре, дуслары белән очраша. Игелекле эшләр онытылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X