Тәтештә Ленинградны камалыштан азат итү көненә багышланган митинг булды
Җәмгыять

Тәтештә Ленинградны камалыштан азат итү көненә багышланган митинг булды

Истәлекле чарада Бөек Ватан сугышы ­ветераны Иван Авдонин, Ленинград блокадасында яшәгән Зинаида Бибина, шәһәрдәге уку йортлары һәм оешмалары вәкилләре катнашты.

(Тәтеш, 29 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “27 гыйнвар – илебез тарихында аерым бер дата. Бу көнне, 77 ел элек, Ленинград камалыштан тулысынча азат ителгән. Нева ярындагы шәһәр барлык буыннар өчен ныклык, кешелек рухының көчле булу символына әйләнде. Безнең бурыч – коточкыч 900 көн турындагы истәлекне саклау һәм балаларга тапшыру, ул тагын да кабатланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләү. Камалыштагы шәһәрдән эвакуацияләнүчеләр өчен Тәтештә балалар йортлары урнашкан булган. Без якташларыбыз Советлар Союзы Геройлары, Дан Орденының тулы кавалерлары, һәр офицер, һәр солдат белән горурланабыз, аларга тыныч тормыш өчен рәхмәт белдерәбез”, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.

“Бүген барлык кешелек Ленинградны сак­лаучыларның ихтыяр көче һәм каһарманлыгы белән горурлана”, – диде Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин. 
Җыелучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. 
 


Нет комментариев