Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә Татарстан Рес­публикасының “Ворлд­скиллс” X Төбәк чемпионаты булды

“Ворлдскиллс” ярыш­лары чемпионатын алтынчы тапкыр ачучы Тәтеш­нең дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында яшь һөнәр ияләре “Коткару эшләре” компетенция­се буенча ярышты.

(Тәтеш, 22 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).  “Ворлдскиллс” ярыш­лары чемпионатын алтынчы тапкыр ачучы Тәтеш­нең дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында яшь һөнәр ияләре “Коткару эшләре” компетенция­се буенча ярышты. 

Көллиятнең актлар залында ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко сәламләде. 
– Кешеләрнең гомерен коткарудан да мөһимрәк һәм изгерәк нәрсә юк, – дип билгеләп үтте ул. – Бу ярышлар янгын сүн­дерүче һәм коткаручы һөнәренә ирешүдә чираттагы этап ­булсын иде. 

Район башкарма комите­тының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина болай диде: 

– Ярыш кысаларында сез сайлаган һөнәрегездә кирәкле булачак күнекмәләрне аласыз.

Көллият ­базасында узган ярышларда Татар­станның алты районыннан вәкилләр катнашты – болар һөнәр ияләре һәм яшүсмерләрдән торган командаларның 60 әгъзасы, шулай ук чемпионат мәй­­дан­чыгына хезмәт күр­сәтүче волонтерлар. Челтәр чемпионатында сайлап алу узган булачак коткаручылар биш һөнәри модульдән торган конкурс биремнәрендә үзләренең осталыкларын һәм кү­некмәләрен күрсәттеләр.

Шунысын әйтеп үтик, серти­фикацияләнгән экспертлар сыйфатында командалар эшен безнең көллиятне тәмамлаган өч чыгарылыш, Уфада узган “Ворлдскиллс” чемпионатының илкүләм финалының бронза чемпионнары бәяләде. 

Чемпионатның баш эксперты Фәнис Гомәров болай дип билгеләп үтте:

– Барлык ­командалар да үзләренең иң югары дәрә­җәдә булуларын күрсәт­теләр, яшьләр­нең әзерлеге мактауга лаек, барысы да биремнәрне яхшы үтәделәр. 

Бер команданың командиры Павел Крылов ярыштан алган тәэсирләре белән уртаклашты:

– Беренче тапкыр гына чыгыш ясасак та, биремнәрне бик яхшы үтәп чыктык, әйбәт нәтиҗәгә ирештек, дип уйлыйм, күрсәткечләрне көтәбез. 

Көллият директоры Татьяна Адаева төбәк чемпионаты сертификаты тапшырып, ярышлар ябылу чарасында болай диде:

– Без­нең яшүсмерләр киләчәк юнә­лешне ачык­ладылар, безнең курсантлар үз сайлауларының дөрес­леген расладылар, ә без­нең экспертлар бәяләп бетергесез тәҗрибә алдылар, дип өметлә­нәбез. Без – бер зур гаилә. Киләсе елда очрашуга өметләнеп калабыз.

Җиңүчеләрнең исем­нәре соңрак билгеле булачак. Алар Татарстан җыелма командасына керәчәк һәм Саранскида узачак “Яшь һөнәр ияләре-2022” илкүләм чемпионатының ярымфиналында, финалында республикабыз данын яклаячак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев