Бүген, 30 ноябрьдә, Тәтеш урамнарында ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда күмәк тикшерү үткәрәләр.
"Тоннель" профилактик операциясенең максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны тикшерү.
Полицейскилар тәрәзәне караңгы төскә кертүгә, балалар утыргычы булмауга, машинаны исерек хәлдә яки таныклыксыз йөртүгә, иминлек каешларының эләктерелмәвенә, машиналарның техник торышына игътибар итәләр.
Нет комментариев