Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтештәге 1нче урта мәктәп бинасында урнашкан 2590нче сайлау участогына тәтешлеләр иртәдән үк килде

Бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көне

(Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтештәге 1нче урта мәктәп бинасында урнашкан 2590нче сайлау участогына тәтешлеләр иртәдән үк килде. Керү юлында аларның һәркайсын полиция хезмәткәре портатив тимер эзләгеч белән тыелган әйберләргә тикшерү уздырып торды, куркынычсызлыкның икенчесе - бинада ук урнашкан тимер кыса аша узу.

Аннары температура тикшерелә. Әлеге тәртипләр башкарылгач кына сайлаучы бер тапкыр киелә торган перчатка, битлек, ручка ала.

Тавыш бирү өчен бинада барлык санитар-эпидемиологик нормалар үтәлә: социаль ераклык өчен тамгалар бар, комиссия әгъзалары шулай ук таләпләргә туры килерлек итеп киенгән.

"Гражданнарның иминлеге өчен барлык шартлар үтәлә", - диде участок сайлау комиссиясе рәисе Лилия Мөхәммәтшина.

Җәмәгать күзәтчесе Ирина Суркова тавыш бирү тәртибе хокук бозуларсыз уза, дип уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев