Тәтештәге 2нче урта мәктәптә урнашкан сайлау участогы иртәнге сәгать 8дән эшли башлады
Бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көне
(Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таңнары"). Тәтештәге 2нче урта мәктәптә урнашкан 2586нче сайлау участогы иртәнге сәгать 8дән эшли башлады.
Санитар чараларны үтәү максатыннан, бинага керү юлындагы идәнгә дезинфекцияләүче келәмнәр җәйгәннәр. Килгән һәркемнең температурасын бәйләнешкә керми торган термометр белән тикшерәләр һәм йогышсызландырылган ручка, битлек, перчаткалар салган махсус пакетларны бирәләр.
Тавыш бирү өчен әзерләнгән залда һәм коридорда
билгеләнгән вакыт җиткәнчегә кадәр санитар эшкәртү уздырылган. Сайлау комиссиясе әгъзалары әйтүенчә, йогышсызландыру әйберләре белән дымлы җыештыру көн дәвамында үткәрелеп торачак.
Ирле-хатынлы Демидовлар сайлау участогына бергәләп килгән. "Эшлибез, шуңа күрә тавыш бирү өчен әлеге көнне сайладык. Киләчәк турында уйлап, ул яхшы булсын дигән теләк белән үз тавышыбызны бирәсебез килә", - дип уртаклашты алар.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Наталья Вахтурова әйтүенчә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавышны өйдә бирергә теләүчеләр янына баруны көн дәвамында башкару ниятләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев