Тәтештәге "Яңа гасыр" яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгенә урнашкан 2582нче сайлау участогына шәһәр халкы иртәдән килде.
Тавыш бирергә килүче тәтешлеләр өчен барлык эпидемиологик шартлар булдырылган.
(Тәтеш, 1 июль, "Тәтеш таңнары").
Тәтештәге "Яңа гасыр" яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгенә урнашкан 2582нче сайлау участогына шәһәр халкы иртәдән килде.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Илдар Дульдиев бу хакта район гәҗите хәбәрчеләре белән уртаклашып, болай диде: "Хәзерге кампаниянең алдан тавыш бирү мөмкинлеге булуы кешеләр өчен бик уңайлы, бу сайлау участокларында күмәк җыелып торуны булдырмый, пандемия вакытында халыкның куркынычсызлыгына йогынты ясый".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев