Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган телем – серле телем

Зур Әтрәч башлангыч мәктәбендә әлеге уңайдан "Китап - бакча, андагы язулар шул бакчаның гөлләре" дигән китап күргәзмәсе бизәлде.

1-4нче сыйныфлар арасында "Татар теле белгечләре" бәйгесе үткәрелде. Укучылар туган телебезнең матур, әдәби булуын исбатлап күрсәттеләр, "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән музыкаль чарада сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Ә инде "Иң матур язу" конкурсында Илүзә Сәйфуллина - беренче, Ильмир Сәйфуллин - икенче, Ильмир Сәетгәрәев өченче урынга ия булды. Мәктәптә шулай ук каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап сыйныф сәгатьләре булып үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X