Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тукай истәлекләре аша...

Шушы араларда район авыллары мәктәпләрендә һәм китапханәләрдә халкыбызның горурлыгы, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр.

Зур Әтрәч башлангыч мәктәбендә узган бәйрәмдә укучылар сәнгатьле итеп шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, ел фасыллары турындагы кызыклы табышмакларга дөрес җаваплар әйттеләләр, әкиятләрен тагын бер кат искә төшерделәр.
Келәштә исә, "Оныкларга - Тукай сүзләре" дигән бик матур акция оештырып, берничә йортта булдылар. Ак яулыклы авыл әбиләре танылган язучының иҗатын яхшы белүләрен күрсәткәннәр һәм аның шигырьләре, әкиятләренең никадәрле тирән тәрбияви мәгънәгә ия булуын аңлаттылар. Мәсәлән, Әнүзә әби Сафиуллина үз оныкларына гына түгел, ә тирә-күршедәге балаларга да матур бәйрәм ясаган иде. Нәни кунакларга ул Тукайның төрле елларда язылган шигырьләрен укып күрсәткәннән соң, аларны үзе пешергән тәмле милли ризыкларыбыз белән дә сыйлады.
Өлкән буын кешеләренең шигъриятне яратулары һәм аны балалар күңеленә дә сеңдереп калдырулары сөенечле күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев