Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тыл ветераннарын хөрмәтләделәр

Зур һәм Кече Әтрәчтә Җиңүнең 70 еллыгы бик күркәм итеп билгеләп үтелде.

Бәйрәмне авыл имамы Ислам абый Фәйзуллин сугышта һәлак булган һәм исән кайтып, инде якты дөньядан киткән ветераннар рухына догалар укып башлап җибәрде.
Җирлектә яшәүче тыл ветераннары, укытучылар, мәктәп укучылары, килгән кунаклар катнашында узган митинг сугышта һәлак булган солдатлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында узды. "Нур" агрофирмасы ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев, җирлек башлыгы Илнур Юнысов, җирлекнең ветераннар советы рәисе Камил Гайнетдинов , Алабирдедән килгән Мөнирә Мингалиева һәм отставкадагы майор Илһам Хөснетдиновлар өлкән буынга тыныч тормышыбыз өчен рәхмәт сүзләрен һәм җылы теләкләрен җиткерделәр.

Чара башлангыч мәктәп укучыларының музыкаль монтажы белән үрелеп барды һәм мәктәп ашханәсендә әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Олылар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып, хәтирәләрен яңартып, зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Шундый ук бәйрәм Никифоровкада да узды, ә алдагы көн ике авылда да әлеге уңайдан зәңгәр чыршылар утыртылды, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Илнур Шәйхулла улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев