Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләләр

Дуслар белән очрашу, кызыклы ярышлар, ат чабышлары һәм башкалар: Алабирдедә Авыл көнен бәйрәм иттеләр

Алабирдедә Авыл көне  бәйрәмен үткәрү уңаеннан бүләк җыйдылар, анда бөтен халык күңел ачты.

Мәдәният йорты каршындагы иркен мәйданда әллә кайдан ук җыр-моң тавышы ишетелә. Бирегә авылның яше дә, карты да җыелган. Килгән һәр кунакны алабирделеләр милли ризыгыбыз – баллы чәк-чәк һәм күңелләрне эретерлек татлы җырлар белән каршы алды. Авылның танылган гармунчысы Талип Мингалиев кадерле халык көйләрен өздереп сыздырганда, биергә басмаган кеше калмагандыр кебек тоелды.

Бизәлгән җигүле атның урам буйлап килүе чараның иң кызыклы һәм көтеп алынган өлеше булды. Риназ Габбазов күтәргән биек колгага юмарт авыл халкы күз явын алырлык яулыклар, сөлгеләр бәйләделәр, кыйммәтле бүләкләр бирделәр, бер-берсенә иң изге һәм матур теләкләрен җиткерделәр.

Милли йолаларыбызның яшьләр тарафыннан дәвам ителүе аеруча сөенечле. Бүләк җыючыларның юлы Алинә Зәйнуллина йорты яныннан да узмый калмады.

– Алинә, чык әйдә, бәйрәмгә чакырырга кил­дек! Яшь киленне биет­мичә китмибез, – дип күмәкләшеп чакырдылар аны авылдашлары.

Яшь килен сынатмады. Һәркемне сәламләп, алдан ук әзерләп куйган, булачак көрәш батырына атап чиккән сөлгесен һәм башка күчтәнәчләрен тапшырды. Шуннан соң яшьләр бию көенә кушылып, кызып-кызып татарча биеп алдылар. 

Авыл урамнарын гөр­ләтеп килүчеләрне халык капка төпләренә чыгып, кадерле кунак көткәндәй каршы алды. Күтәренке кәеф дулкыны һәр йортка үтеп керде, һәркем үзенең ихлас теләкләрен әйтергә ашыкты.

Авылның имамы Рөстәм хәзрәт Гарифуллин да бу күркәм чарага үзенең хәер-фатихасын бирде:

– Авылыбызда Авыл көненә бүләк җыю оештырылу бик күркәм һәм бәрәкәтле гамәл. Бәйрәмебез, җыелуларыбыз мөбарәк булсын! Шөкер, авылыбыз яши, авыл гөрли. Шундый матур бәйрәмнәр һәрвакыт булып торсын, – диде ул.

Авылда зур бәйрәм булачагына балалардай сөенгән җирлек кешеләре матур бүләкләре белән ихластан бүлештеләр. Күңелле җырларга кушылып, өлкән­нәр дә, бала-чагалар да бергәләп татарча биеп, зур бер гаилә кебек күңел ­ачтылар. 

Туган җиргә мәхәббәт бәйрәме 

Алабирде авылындагы яшеллеккә күмелгән түгәрәк алан бу көнне тагын да җанланып, бәйрәм төсен алды. Ерактан ук күренеп торган “Бәйрәм белән!” дигән җылы сүзләр бирегә килүче һәркемне кочак җәеп ­каршылады.

Туган якның саф һа­васын сулап, күңел ачарга җыелган халыкның йөзендә шатлык очкын­нары уйнады. Кемдер сәхнәдән яңгыраган моң­лы җырларны тың­лый, икенчеләр спорт уеннарында үз көчен сыный. Күпләр өчен бу бәйрәм – яшьлек елларын сагынып искә алу һәм күптән күрмәгән сабакташлары, дуслары белән очрашып, ихлас гәпләшү өчен менә дигән форсат булды.

Авыл көне тантанасын район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев ачып җибәрде. Ул әлеге чараның авыл халкының тырыш хез­мәтенә хөрмәт күрсәтү һәм туган җиргә булган чиксез мәхәббәт­не дәлилләү булуын ­ассызыклады.

Шуннан соң бәйрәмгә җы­елучыларны Бө­тен­дөнья татар конгрессының Тәтеш бүлеге җитәк­чесе Рима Сафиуллова сәламләде:

– Халык бик матур бәйрәмгә җыелды. Авыл хезмәтчәннәре тырышып эшләргә дә, чәчүдән соң күңелле итеп ял итә дә белә. Алар чәчә дә, ура да, суга да, уңышны да җыеп ала. Шуңа күрә һәр хезмәткәр олы хөрмәткә лаек, – диде ул.

Мәйдан уртасында уеннар кызганнан-кыза барды. Килүчеләр көянтәгә сулы чиләкләр асып узыштылар, ир-егетләр капчык бәрешендә көч сынаштылар. Биредә хәтта ике-өч селтәнүдә үк көндәшен егып салучы көчлеләр дә ачыкланды. Балалар исә күзләрен бәйләп уен­чыклар кисте һәм бүләкләренә куанып, мәйданны балачак авазы белән тутырды. Биек колгага күтәрелүчеләр чираты да шактый озын иде: кайберәүләр ярты юлда туктарга мәҗбүр булса, иң җитезләре иң өскә кадәр күтәрелеп, тамашачыларны таң калдырды. Тирә-юнь­дә “Тизрәк!”, “Әйдә, җи­тезрәк!” дигән сүзләр яңгырап торды.

Бәйрәмнең ­концерт прог­раммасы да бик бай иде. Сәхнәдә Зәринә Сибгатуллинаның күбә­ләктәй очып биюе, авыл­ның “Лилия” ансамбле һәм Татарстанның атказанган артисты Рамил Мингалиевның күңел­ләрне җилкен­дерерлек матур җырлары тантаналы бүләкләү миз­гелләре белән үрелеп ­барды.

“Нур” агрофирмасы җи­тәкчесе Радик Нургалиев үзенең чыгышында кызу эш өстен­дәге авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә изге теләкләрен җиткерде. Озак еллар фидакарь хезмәт куйган һәм авыл хуҗалыгы производствосына лаеклы өлеш керткән алдынгыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Алабирде авылындагы “Ф. М. Җәләлиев” КФХ башлыгы Фирдүс Җәләлиев авылда шундый зур бәйрәм оештырылуына, аңа читтә яшәүче якташларның да сагынып кайтуына сөе­нүен белдерде. Ул да үз хуҗалыгында тырыш хезмәт куючы эшчәннәрне лаеклы бүләкләр белән сөендерде.

Бәйрәм ярышлары бер-бер артлы дәвам итте. Авыл читендәге юлда ат чабышы узды. Мәйдан түренә горур атлап кергән асыл канатларны һәм аларның хуҗаларын халык алкышларга күмде. Алдан килгән җайдаклар лаеклы бүләкләрен алды, ә җиңү китергән атларның муенына күз явын алырлык матур яулыклар бәйләнде.

Алабирде җирлеге башлыгы Ринат Җәләлиев бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, үзенең матур теләкләрен белдерде, мондый чаралар дәвамлы булсын, бердәмлектә яшик, дип билгеләп үтте. 

Авыл көне милли кө­рәшсез була аламы соң?! Көрәш мәйданында гай­рәтле, егәрле ир-егетләр бил алышты. Хуплаучыларның һәм җанатарларның тавышлары тирә-юньне гөр китерде. Батыр исемен яулау һәр көрәшче өчен зур дәрәҗә. Кискен бәйге нәтиҗәсендә Риназ Гыйззәтуллин авыл­ның абсолют батыры булып калды. Икенче урынны Линар Әхмәдуллин яулады, ә өченче урында Айназ Габбазов  ­булды.

Алабирдедә узган бу гүзәл бәйрәм бик матур, тирән тәэсирләр калдырды.

фото: Эндже Газизова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев